“Шапшакларга өйләнергә теләмиләр”: депутат өй җыештырмаучы хатын-кызларны тәнкыйтьләгән

Ролссиядә яшәүчеләр ялкаулык аркасында өй җыештырудан туктады. Бу ялкаулык никахлар буенча статистикада да чагылыш таба. Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Ялкауландык. Бу ялкаулык кешенең өйне начар җыештыруында гына түгел, ә никахлар буенча статистикада да чагылыш таба. Ник дигәндә, беркемнең дә шапшакка өйләнәсе яки кияүгә чыгасы килми”, – дигән ул агентлык хәбәрчесенә.

Ул ялкаулыкның, өй җыештырырга теләмәүдән тыш, ризык китереп бирү хезмәтенә ихтыяҗ үсүдә чагылыш табуын да билгеләп үткән.

“Ризыкны китереп бирү сервисыннан күпме кешенең файдалануын карагыз әле! Кул-аяклары үз урынында булган кеше аш-суны үзе үк рәхәтләнеп әзерли ала югыйсә. Юк, ул нормаль ризык әзерлисе урынга нәрсәдән пешерелгәнен аңлап та булмый торган юк-бар китерергә заказ бирә”, – дигән парламентчы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре