Газетага язылу

Сара апага һәйкәл булырмы? Укучыбыз соравына «ВТ» җавап бирә

Без балачактан Сара апа Садыйкова җырларын тыңлап үстек. «Җидегән чишмә» – иң яраткан җырларымның берсе.

Быел сөекле композиторыбызның тууына 120 ел. Ә аңа Казаныбызда һаман һәйкәл куелмаган әле. Нишләп куелмый, кайчан булыр икән?

Әлфия Закирова. Казан

 

Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова:

– Казанда татар халкының танылган беренче хатын-кыз композиторы Сара Садыйковага һәйкәл куелачак. Әлеге мәсьәлә хәл ителде. Ул Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә урын алачак. Композиторның кызы Әлфия Айдарская ризалыгын бирде. Ләкин һәйкәл аерым гына тора алмый. Аның скверы да кирәк. Хәзерге вакытта 12 июньгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша скверлар арасында тавыш бирү бара. Сара апа Садыйковага багышланган скверны булдыру өчен тавыш бирсәк иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре