Газетага язылу

Саранск шәһәрендә беренче медицина ярдәме буенча Бөтенроссия чемпионаты үткәреләчәк

18-19 октябрь көннәрендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионаты узды. Чараны «Алдынгылар хәрәкәте» Россия Кызыл Хач оешмасының Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән оештырды. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

Чемпионат 2023 елдан башлап уздырыла торган Россия күләмендәге «Беренче ярдәм» проекты кысаларында үткәрелә. Проектта чемпионаттан тыш мастер-класслар, тематик дәресләр һәм 9 дәрестән торган видеокурс та каралган. Хәзерге вакытта проектта республиканың 31 районнан якынча 1,5 мең кеше катнаша. Бу сан 1 декбарьгә кадәр 45 районнан 4000гә кадәр җитәчәк дип ышана оешытручылар.

Чемпионатның муниципаль этабы 1 октябрьдә старт алган иде. Анда республика районнарыннан 131 команда катнашкан. Нәтиҗәдә, 18-19 октябрь көннәрендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган төбәк этабына Татарстанның 17 районыннан 39 команда үткән. Мәктәп укучылары категориясендә 30 команда (14–17 яшь), ә урта һөнәри белем алучы студентлар категориясендә 9 команда (14–25 яшь) катнашкан.

«Бездә 3 практик этап булды. Төбәк этабында бары тик практик күнегүләр генә, ә бөтен теория муниципаль этапта үткәрелгән иде. Беренче этап – йөрәк-үпкә реанимациясе. Икенче һәм өченче этаплар – «Люстра» һәм «Самокатчы». Бу – катнашучыларга төрле ситуацияләрдә психологик ярдәм күрсәтү, кешене аңына кайтару яки кан туктату күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирүче гамәли биремнәр», – дип аңлатты «Беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионаты» проекты җитәкчесе Наталья Пивоварова.

Оештыручылар шулай ук өч ел катнашучылар саны артуын да әйтте.

«Чемпионатның максаты – балаларда һәм яшьләрдә башка кешегә карата битараф булмау хисен тәрбияләү. Һәркем беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Шуңа күрә проектның асылы – бу юнәлештә кызыксыну уяту һәм күбрәк катнашучыларны җәлеп итү», – дип белдерде матбугат очрашуында Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов. Ул беренче ярдәм күрсәтү осталыкларын физкультура белән чагыштырды. Югары казанышлар спорты бар, ләкин физкультура белән һәркем шөгыльләнә. Шулай ук һәр кеше дә профессиональ медик була алмый, әмма беренче ярдәм күрсәтә белергә һәркемгә кирәк. Рәис ярдәмчесе сүзләренчә, чемпионатта катнашучыларның күбесе яхшы әзерлекле, ләкин бу эш массакүләм характерда булырга тиеш.

Шулай ук Сөләйманов чемпионатның муниципаль дәрәҗәдә түгел, ә мәктәпләр һәм колледжлар дәрәҗәсендә үткәрелергә тиешлегенә басым ясады. Беренче ярдәм күрсәтү хәтта мәктәп программасының бер өлеше дә булырга мөмкинлеген әйтте, әмма аның фикеренчә, бу тема кадрлар проблемасын уята ала. Хәтта башлангыч медицина әзерлеге «Тормыш иминлеге нигезләре»нең бер өлеше булса да, тиешле педагогларның квалификациясен күтәрү программасы булырга тиеш.

Чемпионатка килгәндә, региональ этап җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр алды (брендлы продукциядән алып профильле стажировкаларга кадәр), ләкин Бөтенроссия этабына җиңүчеләр генә барачак. «Мәктәп укучылары» категориясендә Казанның «Ангелы» командасы, «Урта һөнәри белем бирү студентлары» категориясендә Яшел Үзән районының «Целители» командасы беренче урынны алды. Алар 13–17 ноябрь көннәрендә Мородовия республикасының Саранск шәһәренә чемпионатның Бөтенроссия этабына юл тотачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре