Сайлау участокларның 95 проценттан артыгында уңайлы мохит булдырылган. Начар ишетүчеләр, сукырлар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булганнар өчен бөтен шартлар да бар.
“Иртәдән үк беренчеләрдән булып тавыш бирдем. Безнең сайлау участогында чират та бар иде хәтта. Минем өчен бу өч көн дәвамында республикада яшәүче һәр кешенең сайлау хокукыннан файдалана алуы мөһим. Безнең бурыч – сайлау барышында кешеләргә ярдәм итү, аларның сорауларына җавап бирү, мөрәҗәгатьләрен хәл итү”, – диде Сәрия Сабурская.
Һәр районда иҗтимагый ярдәмчелләр эшли. Ябык участокларда – СВО да катнашучылар дәвалана торган госпитальдә, тикшерү изоляторларында сайлауның ничек узуын күзәтү дә мөһим. Сүз уңаеннан, госпитальдә барлык шартлар тудырылган, тикшерелгән, анда да бар да әзер.
Сайлауда куркынычсызлык тәэмин итү һәм видеокүзәтү дә мөһим юнәлеш булып тора. Һәр участокта камералар урнаштырылган. Өч көн дәвамында кайнар элемтә эшләячәк. “8 (965) 93 86 64 номеры буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз, барлык борчыган сорауларыгызга да җавап биергә әзербез”, – дип белдерде вәкаләтле вәкил.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез