Казан IT-паркында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук быелга бурычлар билгеләделәр. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, былтыр аларга 8401 мөрәҗәгать килгән.
– Шунысы игътибарга лаек: халык безгә дәүләт органнары тарафыннан хокуклары бозылуга бәйле рәвештә генә түгел, ә киңәш, авыр тормыш шартларын җиңеләйтүдә ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә башлады. Иң мөһиме, мондый мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгы уңай хәл ителә, – диде ул.
Ел дәвамында вәкил гражданнарның хокукларын яклау максатында дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына 60 тан артык тәкъдим һәм искәрмә җибәргән. 19 очракта административ һәм гражданлык эшләре буенча эксперт буларак суд утырышында катнашкан. Сәрия Сабурская кайбер сорауларга аерым да тукталды. Аның әйтүенчә, былтыр махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләреннән килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан (2024 елда – 674, 2025 елда – 1188). Алар хәбәрсез югалганнарны эзләү, әсирлеккә эләккән сугышчыларны кайтарырга ярдәм итү, социаль ярдәм чаралары, хәрби хезмәттән азат итү, медицина ярдәме күрсәтү кебек мәсьәләләргә кагыла. «Бу юнәлештә эш хәрби комиссариатлар, хәрби частьлар, хәрби госпитальләр, хәрби прокуратура органнары, Россия Оборона министрлыгы, Федераль омбудсмен аппараты белән турыдан-туры элемтәдә алып барыла», – диде ул.
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләргә кагылышлы торак мәсьәләләре дә вәкаләтле вәкилнең игътибар үзәгендә тора. Сәрия Сабурская әйтүенчә, коммуналь хуҗалык тармагына, сәламәтлеккә бәйле мөрәҗәгатьләр күп.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында кешеләр белән эшләүне иң авыр һәм җаваплы эш дип атады.
– Татарстанда хокук яклауга бәйле зур эш алып барыла, шул ук вакытта татарстанлылар мөрәҗәгать иткән актуаль мәсьәләләр кимеми, – диде ул. – Һичшиксез, килгән барлык мөрәҗәгатьләрне адреслы хәл итәргә кирәк.
Парламент җитәкчесе СВОда катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының, шулай ук Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча башкарылган эшне билгеләп үтте. «Республикада бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә: гуманитар йөкләр җыела, чаралар үткәрелә. Татарстанлыларга моның өчен рәхмәт, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез исә кешеләргә, аларның проблемаларына җаваплы мөнәсәбәтегез белән мөрәҗәгатьләрне хәл итү юлларын табасыз». Парламент җитәкчесе журналистлар белән аралашканда ассызыклаганча, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне карый, аларны туплый һәм дәүләт, муниципаль хакимият органнарына аларны хәл итү юллары буенча үз тәкъдимнәрен кертә торган орган булып тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез