Газетага язылу

Сәрия Сабурская РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул сайлау һәм сайлану хокукы – ил Конституциясенең төп хокукларының берсе булуын әйтте.

«Без үз илебезнең һәм гаиләбезнең киләчәге турында уйларга тиеш. Киләчәк без сайлаган кешеләрдән һәм депутатлардан тора», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бүген башланды һәм өч көн дәвам итәчәк. Парламентка катнаш сайлау системасы буенча барлыгы 450 депутат сайланачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»

Көн хәбәре