Сәрия Сабурская: «Татарстан халкыннан юл һәм транспортка бәйле 33 мең шикаять килде»

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская узган ел Татарстанда яшәүчеләрдән юл хуҗалыгы һәм транспортка бәйле 33 меңнә якын шикаять теркәлүен әйтте. Бу хакта ул Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында белдерде.

Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, Татарстанда юл төзелеше һәм транспорт тармагында зур эш башкарыла. «Без күп төзибез, әмма юлларның сыйфатын һәм иминлеген дә тәэмин итәргә кирәк», – диде ул.

Халык күбрәк юлларны карап тору, ремонт, җәмәгать транспорты кебек мәсьәләләр буенча борчылу белдерә икән. «Аңлашыла ки, мөрәҗәгатьләр Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдән күбрәк килә», – диде Сәрия Сабурская. Шул ук вакытта, «Халык контроле» системасында, мәсәлән, 2014 елдан бирле хәл ителмәгән сораулар булуын әйтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре