Янгын Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендәге дүрт катлы йортның беренче катындагы ике бүлмәле фатирда чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә фатирны ут чолгап алган булган. Янгынны сүндергәндә йокы бүлмәсендә фатир хуҗасының мәете табылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез