Сарман районыннан махсус хәрби зона операция зонасына 2,5 мең тонна ярдәм юлланган. Бу юлы хәрбиләргә йөкне ике Рөстәм – Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев һәм Күтәмәле авылында яшәүче Рөстәм Арсланов илткән.
Гәрәевнең инде моңа кадәр дә мондый җаваплы эштә берничә тапкыр катнашканы булган. Ә менә Арслановның хәрби операция зонасына әле беренче тапкыр гына баруы икән. Анда улы 2022 елның октябреннән бирле хезмәт итә. Аягы яралану сәбәпле, госпитальдә яткан, операция кичергән. Быел гыйнвар аенда янә фронтка киткән.
“Кичә Рөстәм белән элемтәгә кердек. Әйбәт барып җиткәннәр. Гуманитар ярдәмне 7-8 урында калдырачакларын язган. Улыбыз белән дә очрашып, аңа күчтәнәчләр тапшырган. Район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллинга рәхмәтлебез. Улларыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучыларның бер генә үтенечен дә кире какмый, кирәк-яракны вакытында җибәрүне оештыра”, – дип сөйләп үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә Арслановның хатыны, Айдарның әнисе Нурия.
Аның әйтүенчә, авыл җирлеге башлыгына да барлык ата-ана чиксез рәхмәтле. “Һәрвакыт хәлебезне сораштырып тора. Узган елда Айдар өйдә ялда булганда, тегендәге дуслары, тиз арада автомобиль көпчәкләре кирәк, дип шалтыратты. Аларны алып, Рөстәм Фәрит улы артыннан җибәрдек”, – ди ханым.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Айназ Сафина әйтүенчә, районда яшәүчеләр хәрбиләргә ярдәм җыю эшендә тырышлыгын бик нык көчәйткән.
“Бу юлы маскировка челтәрләрен үрүдә, авыл җирлекләре белән беррәттән, мәктәпләр дә зур активлык күрсәтте. Районда яшәүчеләр ярдәме белән җылы кием-салым, пирчәткә, оекбаш, гигиена кирәк-яраклары, дымлы салфетка һәм сөлгеләр, консерв, конфет, печенье ише тиз бозылмый торган азык-төлек җыйдык. Кул токмачы, консервланган җиләк-җимеш, салатлар, генератор, бензин пычкысы, су кебек кирәк-яракларны да күп китерделәр. Госпитальгә памперслар, ак тукыма юлладык. Хосусый эшмәкәрләр дә нык булышты”, – дип сөйләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бер тапкыр түләү күләме арту республикадан бирелә торган түләүнең үсүенә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез