Шартлау сәбәпле бина җимерелгән – 14 кешегә зыян килгән

Краснодар краеның Апшеронск районында газ шартлаудан бина җимерелгән. 14 кешегә зыян килгән, дип яза “ТАСС”.

“МЧС хезмәткәрләре билгеләгәнчә, газ шартлаудан чама белән 100 кв.м. мәйданда төзелеш конструкцияләре җимерелгән, 30кв.м. мәйданда янгын чыккан”, – дип хәбәр ителгән гадәттән тыш хәлләр ведомствосыннан.

Бер кеше җимерекләр арасыннан тартып чыгарылган. Янгын сүндерелгән.
“Интерфакс” мәгълүматлары буенча, бу хәл кибет бинасында килеп чыккан. Яәшәсендәге автобус тукталышында 15 кешегә зыян килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре