Россиядә исерек хәлдә рульгә утыручыларның машинасын, кеременә, социаль хәленә бәйсез рәвештә, дәүләт файдасына конфискацияләргә мөмкиннәр. Гомуми юрисдикциядәге өченче кассация суды шундый карар кабул иткән, дип яза “РИА Новости”.
Агентлык мәгълүматларына караганда, сәрхуш хәлдә ике тапкыр “эләккән” йөртүченең эшенә бәйле карар бу. Беренче тапкыр аны административ җаваплылыкка тартканнар. Ә инде кабат “эләккәч”, җинаять эше кузгатканнар. Суд аңа 240 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза чарасы билгеләгән, шулай ук 2 елга “права”сыннан мәхрүм иткән һәм Mercedes-Benz CLA 200 машинасын дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарган.
Судта басым ясап әйтелгәнчә, автомобильне тартып алу йөртүченең матди хәленә бәйле була алмый. Моның өчен ике шарт җитә. Болар – машинаның закон бозучыныкы булып торуы һәм аннан Җинаять кодексының 264.1 яки 264.3маддәләрендә (“Исерек хәлдә кабат машина белән идарә итү”) күздә тотылган җинаять кылуда файдаланылуы.
Әлеге статья буенча закон бозучыларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр яки, 6 ел дәвамында автомобиль белән идарә итүне һәм билгеле бер вазыйфалар биләүне тыю белән, иректән мәхрүм итү каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез