Татьяна һәм Дмитрий Максимовлар гаиләсендә сөенче: алар өч игезәк бала әти-әнисе! Сабыйлар Казанның яңа перинаталь үзәгендә дөньяга килә. Бу көннәрдә аларны тантаналы рәвештә хастаханәдән чыгардылар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Максимовлар башкаланың «Салават күпере» торак комплексында яши. Алар моннан сигез ел элек гаилә кора. Алар ике кыз тәрбияли. Менә хәзер алар инде өч сабыйга апа булдылар. Максимовларның Олег, Константин һәм Марина исемле нарасыйлары дөньяга аваз салды.
Максимовларның хастаханәдән чыгуын барысы да зарыгып көткән. Аларны котларга дип Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков та килгән иде.
 – Өч баланың дөньяга аваз салуы – шатлык та, зур җаваплылык та, – диде ул һәм гаиләгә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Мәгълүм булганча, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге 2024 елда ачылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез