Газетага язылу

Сатучыларга, хәер сорашучылар һәм күрәзәчеләргә көн бетә: Казан метросында тәртип кырыслана

Казан метросында хәер сорашу, товарлар сату һәм күрәзәчелек белән шөгыльләнү тыелырга мөмкин.

Министрлар Кабинетының бу җәһәттән карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза “KazanFirst”.

Шулай итеп, пассажирларга хәер сорашу, башка пассажирларга яки метро хезмәткәрләренә товар сатып алырга тәкъдим итү, хезмәтләр күрсәтү, товар алыштыру, метрополитен территориясендә чәй-каһвә кебек вак-төяк сатып йөрү, шулай ук багучылык белән шөгыльләнү тыела, диелгән документта.

Чаңгы, тимераяк, сноуборд, велосипед һәм самокатларны (балаларныкыннан тыш) тышлыкка урнаштырып йөртү таләп ителәчәк. Электр самокаты, электроскутер кебек индивидуаль мобильлек чараларын автомат булмаган уздыру пунктлары аша гына алып чыгарга мөмкин булачак. Метрода ниндидер әйберләр (велосипед, бала арбасы, самокат, башка әйберләр)   калдырып китү тыелачак. Пассажирларга аларны киртә-тоткаларга беркетү рөхсәт ителмәячәк. Җиде яшькә кадәрге балаларны, аерым утыргычка утыртмыйча гына, бушлай йөртергә мөмкин булачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре