Яңалык вузлар студентларына, ординатор, ассистент, стажер һәм аспирантларга кагыла. Министрлык мәгълүматлары буенча, барлыгы 4,5 миллионнан артыграк кеше электрон документлардан файдалана алачак.
Студент билетларын һәм «зачетка»ларны электрон рәвештә 3 ысул белән: университетның интернет-ресурслары, Дәүләт хезмәтләре порталы, МАХ мессенджеры аша алырга мөмкин.
Электрон студент билетын, мәгариф, фәнни учреждениеләрдән тыш, транспортта, музей, театр һәм коммерция структураларында (төрле ташламалар алу өчен) күрсәтергә мөмкин.
Министрлыкта басым ясап әйтелгәнчә, кәгазьдәге документ та тулысынча юкка чыкмаячак. Аны язмача гариза нигезендә алырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта кәгазь документлар өчен бердәм федераль стандарт бетерелә: вузлар документлар формасын мөстәкыйль эшләячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез