Газетага язылу

Сәүдә нокталарында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен махсус кәрзиннәр куйганнар

Бу көннәрдә Зәйнең «Җылы Зәй» хәйрия фонды, шәһәр сәүдә нокталарында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен озак саклана торган азык-төлек җыюга махсус кәрзиннәр куюны оештырган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Сәүдә челтәре кибетләрендә урнашкан шундый кәрзиннәргә теләге булган һәр кеше азык-төлек сатып алып, хәрбиләр өчен калдыра ала. Мондый кәрзиннәр Октябрь, Рәфыйков, Ялчыгол, Нариман, Шоссе урамнарында урнашкан кибетләрдә бар.

Шулай ук, кәрзиннәр янына акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен QR-кодлар да куелган, аның аша билгеле исәп-хисап счетына хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен акча күчерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре