Өлкә прокуратурасы мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл Наумов урамы, 26 йортта булган.
Сәүдә үзәгенең түбәсе һәм икенче катының конструкцияләре ишелгән. Җимерекләр астында кешеләр булган, шулай ук парковкаланган берничә автомобиль зыян күргән.
Җимерелү мәйданы якынча 600 кв. м дип бәяләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эзләү‑коткару эшләренә керештеләр, җимерекләрне карау өчен авыр техника һәм пилотсыз очкыч җәлеп иткәннәр.
ТАСС мәгълүматлары буенча, җимерекләр астыннан өч кешене чыгарганнар: берсе урында һәлак булган, тагын икесе хастаханәгә барганда үлгән.
Ике хатын-кыз җәрәхәтләр алган, берсен өенә кайтарып җибәргәннәр, икенчесе имгәнү һәм сыну белән хастаханәгә озатылган.
Коткаручылар мәгълүматлары буенча, җимерекләр астында башка беркем дә юк. Хәрабәләрне тикшерү төнлә дәвам итәчәк. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ишелүнең башлангыч сәбәбе түбәдә кар җыелу булырга мөмкин.
Мэриядә исә сәүдә үзәге бинасы рөхсәтсез төзелгән дип белдергәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез