Шәхси иминиятләштерү буенча кемнәргә салым вычетын алу хокукы бирелүен аңлатканнар

Моның өчен иминият взносларын түләү турында белешмә кирәк.

Татарстанда салым түләүчеләр ихтыяри ихтыяри медицина иминияте (ДМС) килешүләре буенча социаль салым вычетын алуга хокуклы. Бу хакта “Челниские известия” Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, иреңне (хатыныңны), әти-әниеңне, 18 яшькә яки, көндез укыган очракта 24 яшькә кадәр балаларыңны ихтыяри иминиятләштерү килешүләренә дә кагыла бу.
Белгечләр басым ясап әйткәнчә, килешүләрнең лицензияле иминият оешмалары белән төзелгән булуы һәм фәкать медицина хезмәтләре өчен түләүне генә күздә тотуы кирәк.
Шунысы да бар: иминият взнослары эш бирүче средстволары хисабына түләнмәгән очракта гына әлеге салым вычеты бирелә.
2024 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәтләренә тотылган чыгымнарга социаль салым вычетын алу өчен иминият взносларын түләү турында белешмә тапшырырга кирәк. Эш бирүче взносларны турыдан-туры иминият компаниясенә күчергән очракта, белешмәне, эш бирүчедән алынган средстволарны тотып калу турында белешмә нигезендә, иминият оешмасы бирә, дип аңлатып үтелгән идарәдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре