1 марттан Россиядә шәхси йорт төзү өчен, эскроу-счеттан файдалану нигезендә, ана капиталын эшкә җигеп булачак. Бу яңалык гаиләләрне акчаларын югалтудан саклау һәм мошенникларга юлны ябу мөмкинлеге бирәчәк. “РИА Новости” РАНХиГС белгече Татьяна Подольская сүзләренә таянып шул хакта яза.
Эскроу-счеттан файдалану дигән сүз ана капиталының төзелеш төгәлләнгәнче махсус счетта сакланачагын аңлата. Төзүче банкротлыкка чыккан очракта, акча Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгында иминиятләштереләчәк (10 миллион сумга кадәр).
Белгеч билгеләп үткәнчә, моңа кадәр дә ана капиталын шәхси торак төзү өчен файдаланып булган. Ләкин моның өчен акчаны нәкъ менә шушы максатка тотуны расларга кирәк булган. Яңа кагыйдәләр әлеге эшне гадиләштерә, шул ук вакытта гаиләләрне акча югалтудан саклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез