Шәхси мәгълүматлары читкә чыгудан зыян күрүчеләргә акча бирергә тәкъдим итәләр

Россиядә шәхси мәгълүматлары интернет челтәренә чыгудан зыян күрүчеләргә түләү кертергә ниятлиләр.

Хәзерге вакытта Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы зур оешмаларның мәгълүматлар базасы читкә “агу” сәбәпле зыян күрүчеләргә матди компенсация фондын булдыру тәкъдимен карый. Бу хакта “Коммерсантъ” үз чыганакларына таянып яза.
Басмада хәбәр ителгәнчә, мәгълүматларын читләр күзенә чыгарылуга юл куйган компанияләр түли торган штрафлардан фонд булдыру күздә тотыла. Түләү күләменең ничек исәпләнәчәге, башка нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы май ахырында мәгълүматларның читкә “агу”ына юл куйган компанияләр өчен җәза чараларын кертү турында закон проект буенча фикер алышуны башлап җибәргән иде. Документ нигезендә, мондый оешмаларга еллык акчасы әйләнешенең 1%ы күләмендә штраф салынырга мөмкин. Компания проблеманы яшереп калдырырга маташкан очракта, штраф күләме 3%ка җитәчәк.

InfoWatch хәбәренә караганда, беренче яртыеллыкта 305 мәгълүмат базасы челтәргә “аккан”. Узган елдагыга караганда 1,5 тапкыр күбрәк бу. Урланган мәгълүмат күләме, 187,6 миллион язуны тәшкил итеп, 16 тапкыр диярлек үскән. Хәзерге вакытта оешмалар өчен шәхси мәгълүматларны “агызу”га иң зур штраф күләме 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре