Татарстанда торакны файдалануга тапшыру программасы 92 процентка үтәлгән. Планда 3 миллион 150 мең кв. м торак мәйданы төзү каралса, 2 миллион 885 меңе кулланышка кертелгән инде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, коммерция төзелеше буенча планда каралганның 47 проценты әзер. Барлыгы 110 күпфатирлы йорт (698 мең кв. м) дигән сүз бу. Шул ук вакытта социаль ипотека буенча еллык планның 78 проценты үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 29ы (126 мең кв. м) файдалануга тапшырылган.
Шәхси торак йортлар төзүгә килгәндә, план 136 процентка үтәлгән. Барлыгы 15 262 йорт (2 миллион 60 мең кв. м) калкып чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез