Шәхси торак төзелеше республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булачак

Татарстан Рәисе кушуы буенча, хокук саклау органнары 2024 елның маенда «Танхаусы и дома» подрядчы оешмасын тикшерә башлады. Билгеле булганча, халыктан әлеге оешмага каршы шикаятьләр күп килде.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оператив эшләр үткәрү һәм зыян күрүчеләрдән мәгълүмат җыю барышында шәхси торак төзелеш өлкәсендә намуссыз эшчәнлек алып бара торган бер төркем компанияләр ачыкланган. Шушы вакыт аралыгында подрядчы оешма җитәкчеләре һәм алардан файда алып ятучыларга каршы 9 җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүчеләр саны 260 кешегә җиткән. Алар 752 миллион сум акчасын югалткан.     

Җинаять эшләре кысасында тикшерү эшләре дәвам итә. Шул исәптән гаепләнүчеләрнең үзләрендә, аларның туганнарында милек булу-булмауны тикшерәләр. Арест салынган милек бар инде. Алар киләчәктә зыянны каплауга юнәлдереләчәк.

Моннан тыш, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы зыян күрүчеләр белән ярдәм чаралары турында аңлатуга бәйле очрашуларны дәвам итә. Татарстан Рәисе кушуы буенча, аларга социаль ярдәм чараларыннан файдаланырга – социаль ипотека программасы буенча торак алырга, шулай ук, беренчел кертемгә 1 миллион сум акча алырга тәкъдим ителә.

Хәзерге көндә кайбер гаиләләр документлар җыю эшенә керешкән инде.

Намуссыз подрядчы оешмалардан аеруча да зур зыян күрүчеләр исемлеген барлап (күпбалалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар), банклар белән аларның бурычларын кире кайтару шартларын йомшартуга бәйле эш башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов тарафыннан финанс-кредит оешмаларына зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карап тикшергәндә, Россия Үзәк банкы тәкъдимнәрен исәпкә алуны сорап язган хатлар да юлланган. Үзәк банк намуссыз подрядчы оешмалардан зыян күрүчеләр өчен, шул исәптән, кредит ставкасын саклап тотарга тәкъдим итә.

 Шәхси торак төзелеше өлкәсендә алданучылар саны тагын да артмасын өчен, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән берлектә төзелеш сроклары бозылган кредит килешүләре исемлеген дә тикшереп чыккан. Алга таба әлеге объектлар даими игътибар үзәгендә булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре