«Система Быстрых Платежей» аша бер банктагы счетыңнан икенчесендәге счетыңа зур күләмдә (50 000 артыграк күләмдә) акча күчергәндә, банк, мошенниклыкны күздә тотып, операцияне туктатып торырга мөмкин. Ләкин шуннан соң акчаңны чит кешегә (соңгы 6 айда акча җибәрелмәгән кешегә) юлларга теләсәң генә счетны ябачаклар икән.
Мошенниклардан котылу максатында эшләнелә бу. Гадәттә алар үзләренең кармагына килеп капканнарны төрле банклардагы акчасын СБП аша бер счетка тупларга күндерә. Бу очракта аларга акчаны урлавы җиңелрәк булачак чөнки. Шуңа күрә Россия Банкы зур күләмдәге акчаны СБП аша үз-үзеңә җибәрүне мошенниклык билгеләре исемлегенә кертергә җыена.
Шулай ук банкта түбәндәге очракларда акча күчерүгә шик төшәчәк:
* Клиент күптән түгел генә банкка керү өчен телефон номерын, SIM-картасын алыштырса;
* Үзенә хас булмаган интернет-провайдердан (әйтик, чит илнекеннән) файдаланса.
Россия Үзәк банкы якын араларда мошенниклыкның югарыда телгә алып үтелгән яңа билгеләре буенча боерык чыгарырга ниятли. Аның кайчан гамәлгә керәчәге әлегә мәгълүм түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез