Себердән Татарстанга күченеп кайтуын яшергән пенсионер миллион сум урлауда гаепләнә

Чаллыда законсыз төстә пенсия алып яткан бер ир-атны мошенниклык юлына баскан өчен хөкем иткәннәр.

Бу хакта “Челнинские известия” шәһәр суды мәгълүматларына таянып яза.

Эш материалларына караганда, әлеге ир-ат Саха (Якутия) республикасында колония башлыгы урынбасары вазыйфасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсиягә чыкканнан соң 2009-2013 елларда Себердә яшәгән һәм пенсияне зуррак коэффициент белән алган. Шуннан  Чаллыга күченгән: 2013 елдан 2023 елга кадәр биредә яшәгән.

Ләкин пенсионер яшәү урынын алыштырганлыгы турында Пенсия фондына хәбәр итмәгән. Шуңа күрә зуррак коэффициентлы пенсия алуын дәвам иткән. Гәрчә закон буенча коэффициенты бетерелергә тиеш булса да.
Хәзер аны 1 085 752 сум күләмендә акча урлауда гаеплиләр. Өлкән яшьтәге ир кеше, гаебен танып, бу гамәленә үкенүен белдергән. Күченүе турында хәбәр итәргә кирәклеген белгәнлеге турында әйткән, дәүләткә китерелгән зыянны капларга вәгъдә иткән. Суд аңа шартлы рәвештә ике еллык җәза чарасы билгеләгән.

Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре