«Селкенмәсәң, уйда гына кала»: ничек хыялланасыз? 

Статистикага күз салсаң, кеше елына уртача 873 сәгать (яки 36 көн) вакытын хыялланып уздыра икән. Тәүлегенә исә 2,5 сәгать туры килә. Моңа теләгән машинаңның, фатирыңның фотосурәтенә карап утыру да, теләгән әйбереңне күз алдына китерү, заманча тел белән әйтсәң, визуализация дә керә. Ә сез ничек хыялланасыз? 

«Шул чакта күңелгә җылылык йөгерә...»

Илфак Хафизов, Тинчурин театры артисты:

– Безнең бабайлар: «Хыялсыз кеше – канатсыз кош», – дип юкка гына әйтмәгән инде ул. Хыялланырга кирәк, сүз дә юк. Ләкин, син җибәргән статистик мәгълүматлардагыча, көненә икешәр сәгать хыялланып утырырга вакыт юк, дөресен әйткәндә. Ә менә каләм тибрәткән вакытта, әсәрләр язганда мин тулысынча шул хыял дөньясына кереп китәм. Минем өем шундый булсын иде, машинам шундый булсын иде ише хыяллар түгел. Хыял дөньясы киңрәк бит ул. Ә матди байлыкка килгәндә, Аллага шөкер, машинам бар, өем бар. Ә инде киләчәкне чамаласаң, хыял түгел, максат итеп куелган планнар бар. Һәм мин аларны, менә шулай эшләсәм, яхшы булыр иде, дип түгел, менә шулай эшләргә кирәк, дип билгелим. Аллага шөкер, алар да әкренләп чынга ашып бара. Аннан соң, мин кайберәүләр кебек теләгән әйберемнең фотосына карап утыра торган кеше түгел. Минем өчен иң кулае – намаз укыганнан соң теләк теләү. Шул чакта күңелемә җылылык йөгерә.

«Елмаеп атлыйсың...»

Гөлназ Гыйниятова, тележурналист:

– Кайсы гына хатын-кыз хыялланырга яратмый икән? Мин дә хыялый, әлбәттә! Тик эш вакытында артык хыялларга бирелеп утырырга вакыт юк. Ә менә табигатьтә, урманда йөргәндә, башка, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, хыялый уйлар керә. Һәммәсен күз алдына китереп, елмаеп атлыйсың. Арадан бер-икесен максат итеп тә куясың. Хыялланырга кирәк ул! Коры, хыялсыз гына яшәүче кеше нинди кеше була инде ул...

«Селкенмәсәң, уйда гына кала»

Илүзә Әминова, коуч, психолог:

– Мин хыялларымны елга бер мәртәбә билгеләп куям һәм ел дәвамында шулар өстендә эшлим. Ә көндәлек тормышка килгәндә, хыялларга бирелеп йөрим дип әйтә алмыйм. Мин илһамланам, шигырьләр язам. Хыяллану ул – искиткеч нәрсә, тик адым ясамасаң, бераз үзең дә селкенмәсәң, ул уйда гына кала. Адымнарны да билгеләп хәрәкәтләнсәң, хыяллар чынбарлыкка әйләнә дә куя!

«Балачактан хыялландым...»

Фәнүзә Кадыйрова, хоккейчы:

– Хыялланырга яратам, ләкин вакытында туктый белергә кирәк дип саныйм. Туктап, бүгенге көн белән яши белергә кирәк! Иң яхшысы – хыялларны язып барырга. Мин шулай эшлим. Кәгазьгә төшергәч, башка яңа хыяллар килгәнче, алар турында уйламыйсың. Мин балачактан ук спортта уңышка ирешү турында хыялландым. Ләкин соңыннан хыял белән генә еракка китеп булмавын, алга максатлар куярга кирәклеген аңладым. Конкрет максат куярга һәм эшләргә, эшләргә, эшләргә...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре