* Россия Дәүләт әләме хәзер мәктәпләрдә генә түгел, барлык белем оешмаларында: балалар бакчалары, көллиятләр һәм вузларда да җилфердәячәк.
* Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре (ОБЗР) дәресенә алыштырыла. ОБЗР фәне 5–11 сыйныфларда укучыларга өйрәтеләчәк. Урта сыйныфларда илдә гадәттән тыш хәл яки хәрби хәл килеп чыккан очракта халыкны саклау буенча нинди чаралар үткәрелүе турында аңлатачаклар. Ә инде өлкән сыйныфларда гамәли күнекмәләргә, әйтик, утлы коралдан атуга, хәрби медицина күнекмәләренә өйрәтәчәкләр. Шул ук вакытта мәктәпләргә хезмәт дәресе кире кайтарыла.
* Яңа эшли башлаган прокурорлар һәм тикшерүчеләр өчен армия хезмәте кичектерелә. Моның өчен махсус званиегә яки прокурор хезмәткәренең класс чинына ия булырга кирәк. Прокурорлар һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре хәрби җыеннардан да азат ителә.
* Транспорт иминлеге хезмәте белгечләренә пилотсыз очкычларны бәреп төшерү рөхсәт ителә.
* Урманнарда ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннары – чаңгы юллары, велосипедчы сукмаклары, шулай ук прокат пунктлары булдырылачак.
* Юл камералары яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаячак. Барлык камералар сертификатка, метрологик тикшерү узу турында таныклыкка ия булырга, шулай ук үзенең күзәтү зонасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның барысын да эләктерергә тиеш. Камера урнаштыру мәсьәләсен Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары юл хуҗасы яки төбәк башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары соравы буенча хәл итә. «Күзләр»нең кайда урнашканлыгын Эчке эшләр министрлыгы сайтында белергә була.
* Автобуслар иминлеге көчәйтелә. Лицензиясез һәм рөхсәтсез эшләүчеләргә штраф күләме 400 мең сумга җитәчәк. Мондыйларга өч айга кадәр пассажирлар йөртү тыела. Шул ук вакытта балаларны һәм инвалидларны теге яки бу сәбәп белән транспорттан төшереп калдырырга ярамый.
* Тракторларны исәпкә куячаклар. Яңа федераль законның максаты – җиңел автомобильләрнеке кебек үк, авыл хуҗалыгы техникасы өчен дә дәүләт теркәве системасын булдыру. Закон гамәлгә кергәч, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар турында барлык мәгълүматлар Бердәм дәүләт реестрында тупланачак.
* Тәмәке һәм вейп кыйммәтләнә. Бер грамм тәмәкенең минималь бәясе – 21 сум, электрон сигарет өчен бер миллилитр сыекча бәясе 71–152 сум тәшкил итәчәк. Комарлы уеннар яратучылар өчен начар яңалык – букмекер контораларында «җәһәт уен»да акча оту мөмкинлеге бирердәй уен җиһазлары (уен терминаллары) һәм компьютер программаларыннан файдалану тыела.
* Вируслы гепатиттан интегүчеләрне бер исемлеккә туплаячаклар. Аңа диагноз кую, дәвалау, диспансер күзәтүе турында мәгълүматлар кертеләчәк. Исемлек сәламәтлек саклау өлкәсенең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урын алачак.
* Даруханәләрдә яшәү өчен иң мөһим даруларның булу-булмавын катгыйрак төстә күзәтәчәкләр.
* Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияне Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштереп булачак. Субсидия алу өчен, порталда шәхси кабинет аша электрон гариза тапшыру мөмкинлеге ачыла. Документларны дәүләт органнары ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша сорап алачак. Субсидия алу өчен, гадәттәгечә, Күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итеп булачак. Исегезгә төшерәбез: ЖКО өчен түләүгә айлык кеременең зур өлешен тоткан кешеләр субсидия алуга хокуклы.
* Умартачыларны кырларда пестицидлар кулланылачагы турында алдан ук кисәтеп куячаклар. Кабул ителгән закон бал кортларының агулы химикатлардан күпләп үлүен булдырмауны күздә тота. Умартачыларга бу хакта ким дигәндә – 5 көн, күп дигәндә 10 көн алдан белдереләчәк.
* Калып эшләгән өчен түләү күләме арта. Мондый очракта кызыксындыру түләүләре һәм компенсацияләр күздә тотыла.
* Үләт базлары юкка чыгарыла. 1 сентябрьдән яңаларын булдыру тыела. Гамәлдәге үләт базларыннан 2030 елның 1 гыйнварына кадәр файдалану рөхсәт ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез