Көзнең беренче аенда Татарстанда уртача һава температурасы – нормадан 1 градуска, ай башында – өч градуска югарырак булачак. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Сентябрьдә климат нормасы республика өчен +11,9, Казан өчен +12,3 градус тәшкил итә. Быел сентябрьдә уртача температура +12,9 һәм +13,3 градус булачак.
Шул ук вакытта сентябрьнең беренче декадасында Татарстан өчен климат нормасы +14,3, Казан өчен +14,8 градуска тигез. Быел исә ай башында 17,3 һәм 17,8 градус булачак.
Ә инде айлык явым-төшем күләменең нормага якын булуы көтелә. Татарстан буенча – 48 мм, Казан буенча – 50 мм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез