Соңгы араларда Татарстанның антициклон йогынтысында калуы сәбәпле, явым-төшемсез җылы һава күзәтелде. Алдагы тәүлектә – 19 сентябрьдә антициклон тәэсире саклана, явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Көндез һава температурасы +18....+23, төнлә +3...+8, көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Антициклонның көнчыгышка чигенүе сәбәпле, ялларда – 20-21 сентябрьдә республика төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон йогынтысында калачак. Шуңа күрә аз гына яңгырлар көтелә. Якшәмбе – 21 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +16...+22 градус күрсәтәчәк. Урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнге сәгатьләрдә +6...+12 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында – 22-23 сентябрьдә республика территориясенә янә антициклон үтеп керәчәк. Һава температурасы күтәрелеп, 22 сентябрьдә көндез +18...+23, 23 сентябрьдә +23...+28 градуска кадәр җитәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез