Сентябрьдә отпуск алу отышлымы?

Сентябрь отпуск алу өчен иң популяр айларның берсе санала. Көзнең беренче аенда ял итү отышлымы, юкмы икәнен, андагы эш көнәрен санарга кирәк, дип яза «Татар-информ».

Хезмәткәрләргә планлаштырылган отпуск алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләре суммасы айдагы уртача көннәр саныннан чыгып исәпләнә – 29,3. Бер эш көненең бәясенә һәр аерым айдагы эш көннәре саны тәэсир итә. Конкрет айда эш көннәре никадәр күбрәк булса, бер эш көненең бәясе шулкадәр арзанрак. Бу хезмәт хакы календарьның ел дәвамында үзгәрмәве белән бәйле. Димәк, әгәр татарстанлы иң күп эш көне булган айда отпуск ала икән, аның акчалата югалтуларының суммасы кими.

Сентябрьдә биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларның 22 эш көне булачак, шуңа күрә көзнең беренче аен отпускка чыгу өчен отышлы дияргә була. Әмма ялны октябрьгә планлаштыру отышлырак, чөнки анда 23 эш көне.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм (милли) проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре