Газетага язылу

Сергей Безруков "Без Тукайны укыйбыз" флешмобына кушылды

Актер Сергей Безруков «Без Тукайны укыйбыз» дигән флешмобка кушылган. Рөстәм Миңнеханов инстаграмда урнаштырган видеода ул «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.

Өзекне укыр алдыннан Безруков: "Россиядә гомер итүче халыклар — зур һәм дус гаилә ул", — диде актер.

Флешмоб бөек Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Онлайн-чараны үткәрү тәкъдиме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре