Газетага язылу

Сергей Безруков: «Казанга якын туганнарына кайткан кебек киләләр»

Россиянең халык артисты, Татарстан башкаласы мэриясендә «эшлекле дүшәмбе»дә чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

– Мин Казанга һәрвакыт шатланып киләм. Казанга, Татарстанга сокланам! Мин хәтта үземнең әлегә кадәр Татарстан Республикасының халык артисты булмавыма гаҗәпләнәм. Башкортстанда миңа Халык артисты исемен бирделәр, ә Татарстанда әлегә юк, – дип шаяртты Безруков.

Артист Казанны аның кунакчыллыгы өчен яратуын әйтте.

– Бу шәһәргә кеше, якын туганнарына кайткан кебек килә, – диде халык артисты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре