Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган. Сергей Иванов Президентның экология буенча махсус вәкиле урынын 2016 елның августыннан алып биләде. Моңа кадәр сәясәтче РФ Иминлек шурасы сәркатибе (1999 елның ноябреннән 2001 елның мартына кадәр), Россия Оборона министры (2001 елның мартыннан 2007 елның февраленә кадәр), РФ беренче вице-премьеры (2007 елның февраленнән 2008 елның маена кадәр), РФ вице-премьеры (2008 елның маеннан 2011 елның декабренә кадәр), Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе (2011 елның декабреннән 2016 елның августына кадәр) кебек вазыйфаларда эшләгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез