Суда ягулык салу станцияләрен төзү эшен җиңеләйтү өчен законга үзгәрешләр кертү мөһим. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты һәм Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы бу юнәлештә эш алып бара. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган журналистлар белән очрашуда комитет җитәкчесе Сергей Иванов әйтте.
Аның сүзләренчә, андый ягулык салу станцияләрен төзү бөтен Россия өчен борчыган мәсьәлә булып тора.
– Хәзерге вакытта законнарда билгеле бер нормалар бар, шуңа күрә дә суда ягулык салу инфраструктурасын урнаштыру эше бик авыр бара. Аз сыйдырышлы флотка ягулык салу станцияләрен булдыру эше үсеш алсын өчен эшләргә кирәк, – диде ул. – Бездә Идел һәм Кама, Куйбышев сусаклагычы бар. Бу – безнең байлык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез