Газетага язылу

Сергей Иванов «Туризм.РФ» корпорациясендә беренче урынбасар вазифасын башкарачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны вазифасыннан азат итте.

 Ул «Туризм.РФ» корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары вазифасын биләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Яңа вазифада Иванов «Казан марина» проекты, шулай ук туризмны үстерү буенча федераль проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.

«Казан марина» 300 яхтага исәпләнгән үзәк булачак. 43,1 гектар мәйданда 3-4 йолдызлы 1 250 номерлы кунакханә объектлары белән тугыз инвестиция лотын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Туристлык территориясенең гомуми мәйданы 72,9 гектар тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру 1,9 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Объектларны файдалануга тапшырганнан соң «Казан марина» елына 620 меңгә кадәр турист кабул итә алачак һәм төбәк халкы һәм кунаклары өчен яңа җәлеп итү ноктасына әвереләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре