Газетага язылу

Сергей Кравцов: «Россия мәктәп белеме сыйфаты буенча беренче унлыкка керде»

Россия мәктәп белеме сыйфаты буенча илләр унлыгына кергән, начар укучылар 25тән 15 процентка кадәр кимегән.

Биш ел эчендә халыкара олимпиадаларда яуланган алтын медальләр саны да арткан. Бу хакта  Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов  Владимир Путин белән очрашуда сөйләгән. Сүз мәгариф системасын үстерү стратегиясен әзерләү, дәреслекләрнең бердәм линейкасы һәм укытучыларның абруен күтәрү турында барган.

Сергей Кравцов белдергәнчә, мәгариф үсеше стратегиясен әзерләү эше ахырына якынлашкан. Якын арада раслауга тәкъдим ителәчәк. Әлеге документ дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча эшләнә. – Стратегиядә ил, шул исәптән мәгариф алдында да торган сорауларга җаваплар урын алган.

Иң мөһиме – белем дәрәҗәсен,  лидерлыкны саклап калу. Без сезнең йөкләмәне үтәдек, быелгы уку елыннан барлык фәннәрдән дә бердәм эчтәлек булдырдык, –дип сөйләгән министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре