Сергей Мироновны СИЗОда калдырганнар

Татарстан Югары суды Казанның Мәскәү һәм Киров районнары элекке башлыгы Сергей Мироновның үтенечен кире кагып, аны 1 октябрьгә кадәр СИЗОда калдырган. Бу хакта “KazanFirst” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Мироновның адвокатлары Рамил Әхмәтгалиев һәм Тимур Табакчи, элекке район башлыгының сәламәтлеге какшау булуын күрсәтеп, йомшаграк чикләү чарасын сораган. Миронов үзе дә шул сәбәпле азат итүләрен сорап үтенечнамә тапшырган булган.

Исегезгә төшерәбез: Киров һәм Мәскәү районнарының элекке башлыгын быел август аенда кулга алдылар. Ул вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда, мошенниклыкта гаепләнелә.

https://vatantat.ru/2024/08/148388/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре