Россия оборона министры Сергей Шойгу Әлмәттән хәрби хезмәткәрне Батырлык ордены белән бүләкләгән. Бу хакта “Татар-информ” Әлмәт районы башкарма комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Котлауларга сөенеп кушылабыз һәм Ватанга хезмәт итүе, ирегебезне, иминлегебезне саклавы өчен Александрга эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, күтәренкелек телибез!” – диелгән Башкарма комитет хәбәрендә.
Хакимияттә билгеләп үтелгәнчә, бүген Россия сагындагы каһарманнарның барчасы белән горурланалар. Барлык хәрбиләр, илебезнең иминлеген, тынычлыгын саклау йөзеннән, ныклык, фидакарьлек күрсәтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез