Үсмерләр турында сөйләшкәндә, тел әйләнмәсә дә, «балалар эчкечелеге» сүзенә дә кагылмый мөмкин түгел. Бу хакта илкүләм Аеклык көне уңаеннан матбугат очрашуында белгечләр фикер алышты. Хәмер тозагына эләгүчеләр арасында 12 яшьлек балалар да очрый. Алар арасында да инде бәйлелек барлыкка килгән очраклар бар. Балаларда әле баш мие дә формалашып бетмәгән. Шушы яшьтә алган зыян киләчәккә тотрыксыз нигез булып тора. Балачакта башланган дуслык 20-25 яшькә бик зур үзгәрешләр китереп чыгара. Бала бер тапкыр аз градуслы эчемлек кулланып караса да, тиз арада бәйлелек барлыкка килә. Бездә булмас, димә, баланың гаилә хәленә дә бәйле түгел бу, ди андый балалар белән эшләүче табиб-психологлар.
– Ниндидер сәбәпләр аркасында бала гаиләсендә стрессны җиңәргә, хисләрен күрсәтергә, конфликтларны хәл итәргә, ярдәм сорарга өйрәнмәсә, эчке киеренкелекне ул башка юл белән чыгарачак. Үсмерләр белән эшләгәндә беренче тапкыр кайчан татып карадың дип кызыксынам. Кыюлык өчен, кызлар йә егетләр белән аралашу җиңелрәк булсын өчен, компания мине кабул итсен өчен, дип җавап бирәләр. Ягъни үсмер моны кемнеңдер игътибарын җәлеп итәр өчен эшли, – ди психолог Лилия Зайцева.
Баланы бу юлдан саклар өчен гаиләдә күбрәк сөйләшергә, «Мәктәптә бар да яхшымы? Ашадыңмы? Дәресләреңне әзерләдеңме?» кебек дежур сораулар белән генә чикләнмәскә киңәш итә табиблар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез