“Северный поток 1” һәм “Северный поток 2” газүткәргечләрен шартлатуда катнашулары күздә тотылган “Андромеда” яхтасы экипажы әгъзалары ул чагында Украина кораллы көчләре башкомандующие булган Валерий Залужный кушуы буенча эш иткән. Бу хакта “РИА Новости” Welt басмасы мәгълүматларына таянып яза.
“Немец тикшерүчеләренең эшне ачуларына иманы камил. Welt басмасына бер тикшерүче хәбәр иткәнчә, “Андромеда” экипажы ул чагында Украина армиясенең башкомандующие булган, хәзер исә Украинаның Бөекбританиядәге илчесе вазыйфасын биләүче Валерий Залужныйның кушуы буенча эшләгән”, – диелгән материалда.
Шул ук вакытта язмада билгеләп үтелгәнчә, яхтадагы кешеләрнең газүткәргечләрне шартлатканлыгына шикләнүчеләр бар. Гәрчә, кайберәүләр фикеренчә, экипаж үзе артыннан артык күп эз калдырса да. Шул ук вакытта тикшерүнең барышы белән таныш чиновникларның берсе башка илләрнең шартлатуга катнашу булу ихтималын кире каккан”, – диелгән Welt басмасы язмсында.
Исегезгә төшерәбез: Италиянең полиция хезмәткәрләре быел 21 августка каршы төндә Римини провинциясендә Германия прокуратурасы соравы буенча “Северный поток” газүткәргечләрен шартлатуда катнашуы күздә тотылган Украинадан 49 яшьлек ир-атны кулга алган. Аны гаиләсе белән Италиягә ял итәргә килгәндә тоткарлаганнар. “РИА Новости”га мәгълүматлары булганча, немец прокуратурасы Кузнецовны газүткәргечләрне шартлаткан команда җитәкчесе дип саный.
2022 елның 26 сентябрендә Россиянең Европа тарафына сузылган газүткәргечләре – “Северный поток 1” һәм “Северный поток 2” шартлатылды. “Северный поток” операторы – Nord Stream AG газүткәргечләргә бик нык зыян килгәнлеген, ремонт срогын билгеләп булмаганлыгын белдерде. Россия Генераль прокуратурасы халыкара терроризм турында эш кузгатты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез