«Северный поток» газүткәргечләрен шартлатуга ачыклык керткәннәр

«Северный поток» газүткәречләрен шартлаткан диверсион төркемгә, террорчылык акты координаторы – Украина гражданины Сергей Кузнецов белән бергә, җиде кеше кергән. Бу хакта «РИА Новости» Кузнецовны кулга алуга Европа ордеры мәгълүматларына таянып яза.
«Аңа (Кузнецовка) бөтен операцияне координацияләү, җилкәнле яхта капитаныннан, дүрт водолаз һәм шартлату технигыннан торган экипажга җитәкчелек итү йөкләнгән булган», – диелгән документта.

Алынган мәгълүматларга караганда, диверсантлар 2022 елның 22 сентябрендә шартлаткычны урнаштырып, Вик портына (Шотландия) кайткан. Шуннан соң Кузнецовны Украинага китергәннәр. Газүткәргечләр 26 сентябрьдә 2:03 һәм 19:03 сәгатьләрдә шартлаган. Шартлау сәбәпле берничә йөз метр озынлыктагы торбаүткәргечләргә зыян килгән, Балтыйк диңгезенә зур күләмдә газ агып чыккан.

Италиянең хокук саклау хезмәткәрләре быел 21 августка каршы төндә Германия прокуратурасы соравы буенча Кузнецовны кулга алган. Ул гаиләсе белән Римини провинциясенә ял итәргә килгән булган.

Американың WSJ газетасы мәгълүматлары буенча, Кузнецов – Украина кораллы көчләренең отставкадагы капитаны. СБУда хезмәт иткән. Аны һәм башка хәрбиләрне 2022 елның маенда «Северный поток»ны шартлату өчен яллаганнар, дип күздә тотыла.

Болонья суды 3 сентябрьгә Кузнецов эшен карау буенча утырыш билгеләгән.

Исегезгә төшерәбез: Американың атаклы журналисты Сеймур Херш 2023 елда «Северный поток»тагы террорчылык актлары буенча үз тикшеренүен үткәргән. Аның мәгълүматлары буенча, газүткәргечләр астына шартлаткычларны Америка водолазлары 2022 елда НАТО өйрәнүләре вакытында салып калдырган. Өч айдан соң норвегиялеләр шартлаткычны хәрәкәткә китергән. Диверсия ясарга АКШның элекке президенты Джо Байден әмер биргән. Ул «Северный поток» аша Россиядән газ алып килүче Германиянең Украинага хәрби яктан ярдәм итәргә теләмәвеннән курыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре