Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы катнашучылары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа Россия Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла һәм ул «Время героев» федераль программасына тиң.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Батырлар. Татарстан Геройлары» Иҗтимагый советы рәисе Әсгать Сәфәров сүзләренә караганда, республика программасында катнашу өчен 1,6 меңнән артык гариза кабул ителгән.
– Программага карата ихтыяҗ зур булуын күрсәтә торган сан бу. Хәтта алгы сызыкта булганда да, хәрбиләр сайлап алуның барлык этапларын бөтен таләпләренә туры китереп үтәр өчен мөмкинлек тапты, – дип сөйләде Әсгать Сәфәров. – Программага сайлап алынганнар күбесе – хәрби бурычларын лаеклы үтәп, югары дәүләт бүләкләренә ия булучылар. 14 кеше – Батырлык ордены кавалеры, бер катнашучы – ике мәртәбә Батырлык ордены кавалеры.
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов билгеләп үткәнчә, программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан дәүләт һәм муниципаль идарә системасында эшләү өчен җитәкчеләр әзерләү, аларның карьера үсеше өчен шартлар тудыру.
– Әлеге программага теркәлү быелның февралендә башланды һәм Ватанны саклаучылар арасында зур кызыксыну уятты. Иң күп гариза (1167) СВО зонасындагы хәрбиләрдән килде, – дип сөйләде ул.
Конкурс нигезендә программага сайлап алуның өч этабы үткәрелде: анкета, тест һәм әңгәмә. Өченче этапка 270 кеше үткән.
– Апрель–май айларында алар белән экспертлар, психологлар, иҗтимагый совет әгъзалары очрашып аралашты, аларның идарә итү осталыгын, уку һәм карьера төзүгә карата теләк дәрәҗәсен өйрәнде. СВОда булган хәрбиләр белән читтән торып сөйләштеләр, – диде Александр Белов. – Барлык этапларны уздырганнан соң 95 җиңүче билгеләнде.
Әлеге программа турында СВОда катнашучылар үзләре нәрсә ди соң? Батырлык ордены кавалеры Рифат Нәбиуллин әйтүенчә, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – белем алу, мөмкинлекләрне киңәйтү, камилләшү өчен яхшы чара.
– Әлеге проект үз потенциалыңны ачарга, идарә эшчәнлеге тәҗрибәсен кулланырга, шулай ук яңа белем һәм күнекмәләр тупларга ярдәм итәчәк, – диде ул. – Ышанам: без дәүләт өчен хезмәтебезне фронтта гына түгел, башка өлкәләрдә дә күрсәтә алачакбыз. СВОда катнашучылар – ул барыннан да элек, дисциплиналы, җаваплы һәм кыю кешеләр.
Бу фикерне Татарстан Рәисе дә дәвам итте. Ул, беренче чиратта, катнашучыларга карата хөрмәтен белдерде.
– Сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез, иптәшләрегезгә ярдәм итәргә һәм Ватанны сакларга әзерлегегез куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең бурыч – хәрбиләрнең, СВО ветераннарының гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтү. Моны сез аеруча яхшы аңлыйсыз. Безнең командада нәкъ менә шундый тәҗрибәле кешеләр булу мөһим.
Рөстәм Миңнеханов программада катнашучыларга белем алу ахырына үз теләк-тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.
– Бу бик яхшы булыр иде, – диде ул. – Сезнең һәркайсыгызны тыңлар өчен бер көн бүлеп бирергә вәгъдә итәм. Безгә сезнең фикерне ишетү мөһим. Сез – безне, ә без сезне өйрәтербез, – дип өстәде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез