«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы
Нәтиҗәле һәм файдалы! Татарстан башкаласы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын һәм ислам илләреннән кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Быел – уналтынчы мәртәбә.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: әлеге форум инде өченче тапкыр Россия Президенты карары белән федераль дәрәҗәдә уза. Көнүзәк тема итеп цифрлаштыру мәсьәләләрен алганнар. Моннан тыш шушы халыкара вакыйгадан нәрсә көтәргә?
Очраклы түгел
Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, әлеге форум инде күптәннән фикер алышу, төп сорауларга җавап эзләү, бизнес һәм дәүләт вәкилләренең күзгә-күз очрашып сөйләшүе җәһәтеннән үзенең нәтиҗәле һәм әһәмиятле булуын раслады.
– Форум елдан-ел зуррак, катнашучылар, анда күтәрелә торган сораулар җәһәтеннән сыйфатлырак итеп оештырыла, – диде ул ТАСС агентлыгында узган очрашуда. – Уналты ел дәвамында оештырылып килгән форумның нәтиҗәләре дә бар. Ул хәзер, Россия Президенты Указы нигезендә, өч ел дәвамында федераль статуста үтә. Бу очраклы гына түгел. Форум – дөрестән дә, Россия төбәкләренең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең төп очрашу мәйданчыгы. Билгеле булганча, бу оешмага 57 ил керә.
Сүз уңаеннан, соңгы елларда Россиянең мөселман илләре белән үзара товар әйләнеше сизелерлек артты. 2021 елдан карасак, үсеш 41 процентны тәшкил итә. Оештыручылар әнә шундый мәгълүмат китерде. Талия Миңнуллина: «Әлеге күрсәткечләргә безнең форумның да йогынтысы бар, билгеле. Биредә ил төбәкләреннән бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр җыела. Былтыр 87 төбәктән катнашучылар бар иде. Бу – бөтен ил диярлек», – дип тә өстәде.
Санлы мәгълүматларга карасаң, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының эшлекле программасы шактый бай икәнен чамаларга була. Форум көннәре кысасында 130 лап сессия, конференция, «түгәрәк өстәл» каралган. Билгеле, барысын да санап китсәң, кулдагы бармак кына да җитмәс. Шунысы да игътибарга лаек: форум «Казан Экспо»дагы мәйданчыклар белән генә чикләнмичә, халык өчен кызыклы чараларга да бай булачак.
Талия Миңнуллина сүзләренчә, форумда, гадәттәгечә, хәләл темасына зур игътибар биреләчәк. Хәләл хезмәтләр, хәләл туризм, медицина туризмына, фармацевтика һәм хәләл азык-төлеккә кагылышлы мәсьәләләр киң яктыртылачак. «Бу темаларга махсус трек бүлеп бирелгән», – диде ул.
Егерме меңнән артык
Халыкара икътисадый форумда катнашачакларын 87 ил вәкилләре раслаган. Бу хакта Росконгресс фонды директоры Александр Стуглев әйтте.
– Эшлекле программада кимендә 12 мең кеше катнашыр, дип уйлыйбыз. «Казан Экспо»дагы мәйданчыкларда һәм аннан читтә уза торган чараларга исә 20–25 меңләп кеше килер дип фаразлана, – диде ул. 5 меңнән артык кеше теркәлү узган инде.
Александр Стуглев әйтүенчә, бу форум инде күптәннән үз йөзен булдырды һәм бизнес вәкилләренең эшлекле календаренда да аерым урын алып тора. Кунакларны, билгеле, татар кунакчыллыгы да көтә!
Халыкара форумның географиясе дә киң. Әйтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия, Төрекмәнстан, Катар, Төркия, Көньяк Африка Республикасы, Азәрбайҗан, Нигерия, Тунис, Йәмән, Бәһрәйн һәм башка илләрдән кунаклар көтәләр.
Кунак димәктән. Россия Чит илләр эшләре министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаментының Халыкара спорт, яшьләр хезмәттәшлеге һәм туризм мәсьәләләре бүлеге башлыгы Константин Колпаков хәбәр иткәнчә, республикага форум көннәрендә төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим киләчәк. Мәртәбәле кунаклар исемлеге, билгеле, моның белән генә чикләнмәс.
Кыскасы, хәерле сәгатьтә!
Форум турында белешмә
Кайчан? 13–18 май (төп вакыйгалар, эшлекле программа – 14, 15, 16 май көннәрендә)
Нинди чаралар? Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә 20 ләп ил үзенең продукциясе белән сәүдә итәчәк, халыкны Казанның Агросәнәгать паркында көтеп калалар. Ярминкә 2025 елның 13 маеннан 18 маена кадәр иртәнге 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк.
«Kазан Экспо»да исә Russia Halal Expo икътисадый күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук бөтенроссия дин әһелләре форумы, Halal Business woman һәм Halal Charity woman премияләренә йомгак ясау, күчемсез милек буенча International Property Market (IPM) халыкара күргәзмәсе һәм конференция әзерләнә. Аның кысасында ислам архитектурасы һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган Малайзия урбанистик форумы, мода күрсәтү чарасы узачак; ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәдәният, хәләл индустрия, спорт, туризм, хатын-кыз карашы һәм башка актуаль темалар буенча сессияләр оештырылачак.
2024 елгы нәтиҗәләр: 20 меңнән артык катнашучы, имзаланган 120 килешү һәм меморандум.
Катнашучылар саны
| 2009 ел | 250 |
| 2010 ел | 400 |
| 2011 ел | 772 |
| 2012 ел | 1000 |
| 2013 ел | 700 |
| 2014 ел | 500 |
| 2015 ел | 745 |
| 2016 ел | 1556 |
| 2017 ел | 2641 |
| 2018 ел | 3000 |
| 2019 ел | 5098 |
| 2021 ел | 4735 |
| 2022 ел | 6388 |
| 2023 ел | 16 223 |
| 2024 ел | 20 000 |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез