Казан һәм Түбән Камада мәктәп һәм махсус урта һөнәри уку йортларында белем алучы 4,3 меңнән артыграк кеше дәресләрдә катнашачак.
Россиядә 10ыннан 25 октябрьгә кадәр, ясалма фәһем технологияләреннән файдаланып, химия буенча интерактив дәресләр уздырыла. СИБУР компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Менделеевская смена” мәгариф проект нигезендә, 20 мең мәктәп укучысы һәм урта һөнәри уку йорты студенты өчен дәресләр үткәреләчәк.
Узган елда проектта илнең 35 шәһәреннән 217 мәктәп катнашкан. Шул рәвешле 14 меңнән артыграк укучы үзләре өчен мавыктыргыч химия дөньясын ачкан.
“Менделеевская смена” проекты мәктәп программасы кысасында әле яңа гына химия белән танышып, озакламый чыгарылыш имтиханнары өчен фәннәр сайларга тиешле 7-8 нче сыйныф укучылары өчен эшләнгән.
Проектның максаты – балаларда химия фәненә мәхәббәт уяту һәм нефть химиясе өлкәсендә карьера перспективалары, бу тармакта эшләү мөмкинлекләре турында сөйләү.
Проектның амбассадорлары – үз һөнәренә мөкиббән киткән СИБУР хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклаша, компания фәлсәфәсе турында сөйли һәм химиянең мавыктыргыч, заманча, перспективалы эш юнәлеше булып торуын күрсәтә. Кайберләре дәрес үткәрү өчен мәктәпне үзләре үк сайлый. Кайчандыр үзләре укып чыккан яки хәзерге вакытта балалары укый торган мәктәпләр бу.
Быел Казанда проект амбассадорлары ике тапкыр арткан: 135 хезмәткәр 3 000 укучы өчен 40 мәктәптә интерактив дәресләр уздыра. Балаларны химия дөньясына алып керүчеләр арасында – Казан “Оргсинтез” баш инженеры Анатолий Строев, “СИБУР-Инновации” генераль директоры Илназ Зарипов, “СИБУР-РТ” башкаручы директоры Людмила Журавленко.
Түбән Камада проектка 12 уку йортыннан барлыгы 1333 укучы җәлеп ителәчәк. Аларга СИБУРның 87 амбассадоры, шул исәптән Түбән Кама “Нефтехим” мономерлар заводы директоры урынбасары Илнар Локманов, “СИБУРИНТЕХ-НК” җитәкчесе Владимир Чинакал дәресләр уздырачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез