Аның сүзләренчә, Мәскәүдә теракт турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттеләр. «Экстремистларның вәхшиләрчә һөҗүмен гаеплибез, аның нәтиҗәсендә 15 граждан, шул исәптән ун яшьлек кыз үтерелгән, дистәләгән кешеләр җәрәхәтләр алган", - ди Захарова. Ул, бу вәхшилеккә каршы тору өчен берләшергә өндәде.
"Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм теракт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә тирән теләктәшлек белдерәбез. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, бу куркыныч җинаятьтән зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез", - дип сүзен йомгаклады дипломат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез