Казанда сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.
Судта ачыкланганча, 2020 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз үз фатирында 8 чит ил гражданинын теркәгән. Шул ук вакытта, чынлыкта алар анда яшәмәгән.
Хатын-кызны «Чил ил гражданинын Россия Федерациясендә тору урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 100 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез