16–17 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узучы «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция нәкъ шушы максатларга хезмәт итә. Ул Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилеена багышлана.
Ренат Харис – татар әдәбиятында үз шигъри авазы, фикерләү рәвеше, үзенчәлекле сәнгати дөньясы булган әдипләрнең берсе. Аның иҗаты шигърият, публицистика, драматургия, әдәби тәрҗемә һәм музыкаль театр белән тыгыз бәйләнгән. Шагыйрьнең күпкырлы эшчәнлеге милли мәдәниятнең төрле тармакларына тәэсир итте, ә әсәрләре татар сәнгатенең киң мөмкинлекләрен ачты.
Конференция алдыннан КФУ базасында «Шигырь язган каләм белән...» дип исемләнгән графика күргәзмәсе дә ачылды. «Үз гомеремдә беркайчан рәсем ясау буенча укымадым. Әнием ягыннан барлык туганнарым да бик матур ясыйлар иде. Бабам ясаган рәсемнәр сакланган да. Рәсемнәрне сыйфатлы кәгазьләр сатып алып, беркетеп альбом итеп ясап, хатынымның иске күлмәк итәкләренә төреп саклыйм. Минем барлыгы шундый 67 рәсем дәфтәрем бар. Менә шул рәсемнәр хәзер сезнең игътибарга тәкъдим ителә», – дип ачты шагыйрь үзе күргәзмәне.
Ренат Харис иҗатының үзәгендә кеше язмышы, туган җиргә мәхәббәт, халыкның тарихи хәтере, заман каршылыклары һәм рухи кыйммәтләр мәсьәләләре тора. Бу темалар аның шигырьләрендә дә, поэмаларында да, сәхнә әсәрләрендә дә төрле сәнгати чагылыш таба.
Шагыйрьнең иҗади мирасы нәкъ менә шушы күпкырлылыгы белән дә фәнни өйрәнү өчен зур кызыксыну уята. Аның әсәрләрен бер генә жанр кысаларында карау мөмкин түгел: алар татар шигъриятенең үсешен дә, әдәбиятның музыка һәм театр белән багланышларын да, милли мәдәниятнең заманча сәнгатьтәге урынын да аңларга ярдәм итә.
Казан федераль университетында узучы конференциянең әһәмияте дә Ренат Харис иҗатын юбилей чарасы кысаларында гына түгел, киң әдәби һәм мәдәни контекстта карауга бәйле. Конференция ачылышында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР Халыклар ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков катнашты, конференциядә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл һәм Россиянең башка төбәкләреннән галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, яшь тикшеренүчеләр чыгыш ясый. Чит илләрдән, шул исәптән Казахстан һәм Үзбәкстаннан, галимнәрнең дә фикер алышуга кушылуы форумның географик һәм фәнни даирәсен киңәйтә.
16 октябрьдә тантаналы ачылыштан һәм пленар утырыштан соң конференциянең тематик секцияләре эшли башлады. Аларның берсе Ренат Харис иҗатын XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы татар поэзиясе һәм мәдәнияте контекстында өйрәнүгә багышлана. Башка юнәлешләрдә милли әдәбиятларның заманча сәнгати-эстетик стратегияләре, татар әдәбиятының дөнья мәдәнияте белән бәйләнешләре, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең яңа алымнары карала.
17 октябрьдә дәвам итәчәк секция утырышлары һәм йомгаклау конференциянең фәнни нәтиҗәләрен барлау, төрле буын тикшеренүчеләре арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлек бирә.
Мондый очрашуларның кыйммәте докладлар саны белән генә үлчәнми. Алар әдәбиятны өйрәнүнең яңа юнәлешләрен билгеләргә, фәнни фикер алышуларны тирәнәйтергә, милли сүз сәнгатенә яшьләрнең кызыксынуын арттырырга ярдәм итә.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова юбилярны котлап чыгыш ясады һәм Ренат Хариска Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган теллләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесен тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез