Газетага язылу

Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмы 80 миллионга төшәчәк

Режиссер Рамил Төхфәтуллинның татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмының бюджеты хәзерге вакытта 80 млн сум дип бәяләнә.

«40 миллионны Россия Федерациясе бирде. 40 миллионны – Татарстан белән Үзбәкстан. Якынча 80 миллион. Нәкъ менә фильмның тулы бюджетын тутырабыз һәм күпмегә сыешканыбыз аңлашылачак», – дип җавап бирде фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова «Алтын мөнбәр» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Фильм Татарстан һәм Үзбәкстан киноучреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында эшләнгән, ә аны җитештерүдә «Мосфильм» киноконцерны базасында «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.

Фильмның режиссерлары – Татарстаннан Рамил Төхвәтуллин, Үзбәкстаннан – Илһам Мөхәммәдиброхимов.

«Укытучы» быел «Алтын мөнбәр» фестивален ачу фильмы булачак, дип яза Татар-информ.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре