Хокук саклау органнары хәбәрләр һәм хатлардагы сылтамалар аша кушымталар урнаштыруның куркыныч белән янавын белдергән. Фәкать кушымталарның рәсми кибетләреннән һәм банк сайтларыннан гына файдаланырга кирәк, дип белдерелгән ведомствода.
Моннан тыш Эчке эшләр министрлыгында искәртеп үтелгәнчә, банк яки полиция хезмәткәрләре, кушымтаны бетереп, аның урынына, янәсе, сылтама аша махсус кушымта урнаштыруны беркайчан да сорамый. Бары тик аферистлар гына бөтен акчаны «имин счет»ка күчерергә, соңыннан банкомат янында ниндидер гамәлләр кылырга күндерә.
Моннан тыш Эчке эшләр министрлыгы кушымтаны эшләүченең кем икәнлеген һәм сайт адресын тикшерергә киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез