Силуанов: М-12 трассасын вакытында төзеп бетерәчәкләр

М-12 Мәскәү-Казан трассасы төзелеше, эшләрнең бәясе артуга карамастан, вакытында башкарылачак. Бу хакта Россия финанслар министры Антон Силуанов ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышында хәбәр итте.

“Илкүләм иминлек фондында акча күләме – моңарчы күрелмәгәнчә. Өч ел дәвамында икътисадка 2,5 триллион сум җибәреләчәк – мондый хәлнең бездә беркайчан да булганы юк иде әле. Шул исәптән республикада төзелүче юлларга да акча бирелә. Беренче чиратта – Мәскәү-Казан автомобиль юлы төзелешенә. Мәскәү-Казан юлы – безнең төп төзелеш. Бу юлны алга таба Екатеринбургка кадәр салачакбыз. Юл төзү кыйммәтләнүгә, озынлыгын арттыру, киңәйтүгә карамастан, инфраструктурасы да – барысы да вакытында эшләнеләчәк”, – диде Силуанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре