Газетага язылу

Сим-карталарны законсыз саткан өчен бер елга кадәр төрмә яный

Кәрәзле элемтә операторларына тиешсез урыннарда сим-карталар саткан өчен миллион сумга кадәр штраф салырга, ә хокук бозучыны бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр.

Мондый закон проектлары РФ Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән һәм Дәүләт Думасына кертелгән. 

Инициативаның мәгънәсен Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатты.

Сим-карталарны, шул исәптән чит ил гражданнарына сату кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләргә тәкъдим ителә. РФ КоАП 13.29 маддәсенең 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган һәм хокукка каршы гамәлләре 5 млн сумнан артык зур зыян китергән кешеләргә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янаячак.

"Сим-карталарны сату кагыйдәләрен бозган өчен җәза кертү гражданнарыбызны, аларның акчаларын җинаятьчел һөҗүмнәрдән өстәмә якларга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Вячеслав Володин.

Ул Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитетына мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып, гражданнарны мошенниклыктан яклауны көчәйтү турында закон проектларын юллады.

"Кабул ителгән инициативаларны өстенлекле тәртиптә карарбыз. Норматив базаны вакытында камилләштерү, киберҗинаятьчелеккә нәтиҗәлерәк каршы тору өчен шартлар тудыру мөһим", - дип ышандырды спикер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре