Газетага язылу

Шимбә Татарстанда яшен, боз һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда һава торышы бозыла. Көндез республикада, шулай ук Казанда урыны белән боз, яшен, көчле җил (секундына 17-22 метрга кадәр) көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җил-давылда биналардан чыгып йөрүне чикләргә киңәш итә. Балаларны караучысыз калдырмаска, йорт дивары янында җилдән ышыкланмаска, чөнки түбәдән шифер һәм калай кубып төшәргә мөмкин.

Шулай ук реклама такталарыннан, алтакталар, юл билгеләре, электр чыбыкларыннан читтәрәк булу киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре